КАПТАЖЛА’У ф. 1) Җир асты байлыклары – нефть, газ, су чыганакларын ачып җибәреп, аларны торбалар һ.б. аша җир өстенә чыгару 2) Язгы сулар һәм чүп-чар кермәсен өчен, чишмәләрне тимер-бетон белән буралап, өсләрен томалау. Чишмә каптажлау эшенә мине абыең өйрәтте бит. А.Нуруллин Каптажлап алу Кыска вакыт эчендә каптажлау Каптажлап бетерү Барысын да каптажлау Каптажлап тору Сөйләгән моментта каптажлау; даими каптажлау |