КАПТА’Ж и. фр. 1) Жир асты сулары, нефть, газ чыгарганда башкарыла торган инженер-техник эшләр. «Теплосервис» ҖЧҖнең И.Салихов бригадасы авыл башында тибеп ята торган чишмәгә каптаж ясап, ягъни әлеге су чыганагын файдаланып, барысы 2200 метр торба суза – нәтиҗәдә, авыл янә чиста, тәмле чишмә суына тиенде. Татарстан яшьләре 2) Җир асты байлыкларын суырту өчен ясалган җайланмалар (скважина, кое һ.б.). Аның өчен һәр хуҗалыкка шланг кына сатып алырга кирәк, экскаватор белән Рузил абый үзе ярдәм итәргә вәгъдә иткән, каптаж савытны исә совхоз бушка биргән. Акчарлак. Районыбызда лицензия алынмаган нибары 9 каптаж һәм 6 скважина гына калды инде. Ватаным Татарстан |