КА’ПСЮЛЬ и. фр. 1) Артиллерия снарядлары, патрон һәм гранаталарда, бәрелү нәтиҗәсендә шартлап китеп, патрон һ.б.ларның зарядын кабызырга ярдәм итә торган металл калпак. Бетон идәндә таралып яткан меңләгән капсюльларны күреп, Гадел сүзсез калды. Казан утлары 2) к. капсула (1 мәгъ.). Әнә берләшмә инженеры арт йомшагына капсюль тектергән, хәзер эчми. Х.Камалов. Горкомда берничә татар капсюль белән йөри, диләр. Х.Камалов |