КА’ПСУЛА и. лат. махс. 1) Бер йотым даруның крахмал, желатин яки кәгазьдән ясалып, йоткач эреп бетә торган юка тышчасы. Кич белән башта Касап белән Марс үзе керде. Арнольд Львович башта аларга кызгылт сары төстәге капсулалар каптырды да: – Йотыгыз, егетләр! – дип, бер стакан су сузды. Р.Сәгъди. Капсуланы ачып, эчеп җибәрде [язучы]. М.Кәбиров 2) Космик очу аппаратының бер өлеше 3) сөйл. к. капсюль. [Мидхәт:] Аларның шартлаткычы капсулаларда, җир токымына зур булмаган тишекләр ясап тыгып кына куясы. М.Маликова |