КАПРОН и. ингл. 1. 1) Ясалма сүснең бер төре. Дүрт пакетка сүсләр салынган: киҗе-мамык тукыма, йон, ацетат сүс һәм капрон. Органик химия. Нәкыйп эшли торган завод капрон җитештерү буенча ил күләмендә беренче урында. Казан утлары

2) Шул сүстән ясалган тукыма. Төсле капроннан күлмәк тегәргә ниятләп торам, актан киясем килми. А.Гыйләҗев. Ниндидер каптырмалар чыртлап ычкынганы, капрон кыштырдаганы ишетелде. Х.Камалов

2. с. мәгъ. 1) Шул тукымадан тегелгән, эшләнгән. Арттан менсә, туташының капрон оек баганасының бераз кыеграк торуын күреп, аны уңайсыз хәлгә куюы мөмкин. А.Хәсәнов. Күлмәк-итәккә карый чалбар җайлырак шул, дустым. Бер киюдә ертылып чыга торган капрон оек түгел инде. Р.Габделхакова

2) Шул материалдан ясалган. Сөембикә зәңгәр капрон чиләк алып килде. Ф.Садриев. Ул арада кызлар багажникларыннан матур итеп үргән сары капрон аркан алдылар. А.Хәсәнов

3) күч. Табигатьтән ераклашкан; ясалма, табигый түгел. «Шәһәрләшеп» баралар әнә. Барысы да дип әйтмим, әмма нәкъ менә шулар арасыннан акрынлап туган телен, милли гореф-гадәтләрне оныткан маңкортлар, капрон яшьләр үсеп чыкты да инде. Р.Низамиев. Хәтерлибез бит: кеше җанына кагылмый торган докладларда капрон тел барлыкка килде. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә