КАПРИЗЛЫ с. 1) Көйсез, кире, холыксыз, артык назлы. Кыдрач, капризлы улының шулай тәмле итеп, иркәләп сөйләгәнен бер тапкыр да ишеткәне юк иде әтисенең. А.Гыйләҗев. – Әйе, әтиемнең бердәнбер, ләкин бик иркә, бик тә капризлы кызы Данәгөл туташ булам, – диде дә, башта книксен чүкте, аннары кулын сузды ул. А.Хәсәнов. Ә үсмер чак ул, белүебезчә, аеруча капризлы чор. Казан утлары 2) Нәзберек. Иҗат дигәнең, бик капризлы, бик үзенчәлекле бер нәрсә. Г.Бәширов. Җырчылар да капризлы халык: ниндидер сүзләрне матур итеп әйтә алмый интегә башлыйлар. Р.Миңнуллин |