КАПРИЗЛАНУ ф. Иркәләнеп көйсезләнү, киреләнү, холыксызлану. Аның урынында шул чакта башка берәү булган булса, бу нинди капризлану тагы, фәлән дә фәсмәтән дип пыр тузына башлар иде. В.Нуруллин. – Бусы инде капризлану! – Әти кыза башлады. – Укыйсы килми, эшләргә теләми. Ф.Яруллин. – Бу нинди капризлану? – диде Гаяз, тавышын күтәреп. – Бүгенгә генә ташлап тор, ичмасам, шул мещанкалыгыңны! М.Әмир Капризлана бару Торган саен ныграк капризлану. Картайган саен капризлана бара, тач бала-чага инде. Җ.Юныс Капризлана башлау Капризланырга тотыну. Мондый очракта ул тагын капризлана башларга мөмкин. Ватаным Татарстан Капризлана төшү Тагын да күбрәк капризлану. Бала тагын да капризлана төште. Г.Галиева Капризланып алу Аз гына капризлану. Нәкъ менә шул вакытта бераз капризланып аласың. М.Мәһдиев. Рәүфә, әлбәттә: «Әй хыялланасың да инде, атасы!» – дип капризланып алса да, үзе аңа ышана, чынлап та шундый көннең киләчәгенә шикләнми, өметен өзми, һичшиксез, Вәлиәхмәт әйткәнчә булачагын белә. Җ.Юныс Капризланып йөрү Соңгы вакытта, озак вакытлар капризлану. Көннәр буе капризланып йөреп булмый, үзеңне кулга ал әйдә. М.Мәһдиев Капризланып китү Тагын да бераз капризлану.– Халыкның бу дәрәҗәдә «капризланып» китәсен кем белгән? – диделәр миңа паспорт-виза хезмәтендә, әлеге проблеманы ачыклау йөзеннән чылтыраткач. Татарстан яшьләре Капризланып тору Сөйләгән моментта капризлану; даими капризлану. [Әпсәләм:] Госман абый, кыз капризланып тордымы, урлыйлар да китәләр. Х.Вахит |