КАПРИЗ и. фр. 1) Характердагы, үзен тотышындагы көйсезлек, кирелек. Олуг кенәз аның һәр капризын үтәргә тырыша иде. М.Әмирханов. Әллә аның минем белән никахлашуы әти-әнисе алдында чираттагы капризы гына булды микән? Г.Галиева. Ул маякларга тиң әсәрләр санап бетергесез күп югыйсә, тик болары, адәмнәргә хас каприз аркасында, күләгәдәрәк кала... А.Тимергалин 2) күч. Табигать, әйләнә-тирә белән бәйле нинди дә булса көтелмәгән, очраклы хәл. Ә менә Җир кешесеннән тәрбияләнгән пәйгамбәр, табигатьнең гап-гади капризы аркасында булса кирәк, башка барлык дөньяларда да хезмәт итә ала, ягъни ул универсаль. А.Тимергалин. --- суы ярларыннан ташып чыга, үзәнлекләргә җәелә, шәхси хуҗалыкларга хәтсез зарарлар да китерә. Түбән урынга урнашкан Эзмә халкы аның капризларыннан күп җәфалар кичерә. Борынгы Калатау итәгендә |