КАПРАЛ и. фр. иск. XVII йөздән XIX йөзгә кадәр рус армиясендә һәм башка кайбер илләрдә: кече командир дәрәҗәсе һәм шул дәрәҗәдәге кеше. Аның янында басып торган капрал кычкырып боерык бирде. З.Зәйнуллин. Пленга алынган капрал бу рәсемнәрне солдатларга таратыр өчен командиры биргәнлеген сөйләгән. Г.Әпсәләмов. Фетнәгә кадәр аның (Г.Бигашевның) әүвәл флотта – капрал, туган ягына кайткач, мулла булуы мәгълүм. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә