КАПОТ II фр. техн. Төрле механизмнарда детальләрне тузан, юеш һ.б.ш.дан саклый торган ачылмалы тимер капкач. [Машинаның] --- капотына кәрзине белән чәчкә беркетелгән, түбәсе аша кызыллы-зәңгәрле ефәк тасмалар сузылган иде. М.Маликова. Бу очрашудан һәм сөйләшүләрдән күңеле тулган карт шофёр, дымлы күзләрен кешегә күрсәтмәс өчен, машинасының капотын ачып, нәрсәгәдер кул тидергән булды, караштырды. Р.Кәрами. Инде капотын ачкач, бөтен җире электроникага корылган бу затлы машинаның әле бер, әле икенче чыбыкларын тарткалап карыйм. А.Хәсәнов

3) сөйл. к. капотаж. Очучылар арасында да андый мәтәләү «капот» дип атала. С.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә