КАПОНИР и. фр. хәрби 1) Туптан капма-каршы юнәлештә ут ачарга мөмкинлек бирә торган оборона корылмасы. Менә капонир эчендә гранатамы, снарядмы – нәрсәдер шартлады. З.Зәйнуллин

2) Тау куышы, зур канау һ.б.ш. кебек самолётларны яшерү урыны. Тагын да күбрәк юл үтәсе, сугышны тизрәк бетерәсе килә. Командир да, шул теләкне аңлаган кебек, безнең сафны капонирлар өстеннән үткәрә. С.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә