КАПМА’-КАРШЫ с. 1. 1) Бөтенләй киресенчә булган; бер-берсенә каршы килгән, бер-берсен инкяр итә торган. Менә нәрсә, әйдәгез сүз көрәштермик, чөнки без – капма-каршы фикер кешеләре, ярты сәгатьләп сөйләшәбез инде, ә эшкә керешкәнебез юк... Р.Мирхәйдәров. Нух пәйгамбәребез шулай кушкан. Табигатьтә җан ияләренең дә, җансыз җисемнәрнең дә, гүзәллек, батырлык, хәтта явызлыкның да капма-каршы ише булырга тиеш, дигән. К.Кәримов. Бу, минем уйлавымча, температураларның капма-каршы төрлелегеннән килә. А.Хәлим 2) Кара-каршы; бер-берсенә каршы. Капма-каршы якка кузгалган ике эшелон да ухылдап туктадылар, пар чыжылдады. М.Мәһдиев 3) Каршылыклы. Шундый капма-каршы уй-кичерешләр эчендә ятканда, кулына кефирлы стакан тотып, янә Данәгөл керде. А.Хәсәнов 2. рәв. мәгъ. Кара-каршы, йөзгә-йөз. Самолёттан төшкәч тә күрерсез: бетон юлның ике тарафында капма-каршы диярлек урнашкан ике бина булыр, утрауда булган ике кунак йорты шулар. Р.Мөхәммәдиев |