КАПЛАУЛЫ с. 1) Өсте ябылган, капланган. Йөзләре җиңелчә каплаулы хатын-кызлар бөртекләп дөге чистартып утыра. Р.Батулла. Бу кем рәсеме? Нигә өсте каплаулы? Р.Вәли 2) Нәрсә белән дә булса тышланган. Уянып китсәм, мин брезент белән каплаулы машина әрҗәсендә. Ф.Яруллин. Паром янында, түбәләре каплаулы хәрби йөк машиналарын үткәрә торгач, шактый тоткарланырга туры килде. Ә.Мушинский |