КАПЛА’У ф. 1) Нинди дә булса өслеккә икенче бер әйбер түшәү, җәю. Һәр тактасы бүрәнәдән яңа гына телеп алынганмы – сап-сары килеш. Аның садәлеген капламас өчендер, постау я эскәтер япмаганнар, хәзинәдә бары ялангач такта өстенә шул килеш кенә тезелгән. К.Кәримов

2) Берәр әйбернең өстен капкач яки башка берәр нәрсә белән томалау, ябу. Суны капламасаң, Бичура тыгылып кулын юа, имеш, савыт-сабаны юмый калдырсаң, Бичура килеп ялый икән... Р.Габделхакова. Бу якларның сәер бер үзенчәлеге бар шул: август урталарында нык кына суытып ала, бакчадагы помидор-кыяр түтәлләрен капламасаң, бетерә. М.Маликова

3) Тән, баш, кул-аяклар һ.б.ны нәрсә белән дә булса ябу, бөркәү. Ә тегесенең исендә дә юк: шакмаклы фуражкасын ямьшәйтеп башына каплады да, ирене белән генә пачкадан суырып чыгарып, авызына сигарет капты, бер кулын рульдән ычкындырып, фокусчыдай җәһәт кенә шырпы кабызды. Р.Вәлиев. Ләкин мунчага кергән вакытта – ялгыз, әгәр кеше булса, гәүдәнең билдән түбән өлешен каплау өчен, билгә бәйли торган җәймә белән булырга тиешле. Р.Фәхретдинов

4) Нәрсәнең дә булса икенче бер әйберне күренмәслек итүе, ышыклап тору. – Каплама кояшны, миңа яктылык, җылылык кирәк! – дип кычкыра Гыймай болытка. Ф.Яруллин. Хатыннар мине чорнап алдылар: «Кайда ул? Кайда? Без күрмибез!» – диләр. «Әнә теге торба каплый. Хәзер килеп чыгачак», – дим. М.Юныс

5) Кереп-чыгып яки үтеп йөрү юлын бикләү, ябу. Машиналар бер-берсенә юлны каплый-каплый чабышалар. Р.Батулла

6) Тәрәзә, ишек һ.б.ларны берәр нәрсә белән ябу, томалау. – Ә моны ник каплап тотасың? – дип сорады Зөфәр, дивардагы каплаулы рамга ишарәләп. М.Маликова. Төн авышкач, тәрәзәне әйбәтләп каплады да ут кабызды. Р.Сәгъди

7) Берәр нәрсәнең астын өскә әйләндерү. Әсхәт стаканны әйләндереп үк каплады. И.Нуруллин. Ул чынаягын каплады да, аның өстенә тастымалын ябып, торып китәргә әзерләнде. Г.Бәширов. Кодагый, кияү белән чәкештереп, тынмыйчы бер кружка бузаны эчеп бетерде дә өстәлгә каплады. Һ.Такташ. [Әнкәм] Бер иртәдә ярты чынаяк чәй эчкәч, чынаягын каплады, озак итеп амин тотты ---. Д.Салихов

8) Томалау (болыт, томан, караңгылык, күз яше һ.б.ш.лар тур.). Кояш янып торса, Болыт каплау белән Сүнәмени җирдә яктылык. Ф.Кәрим. Дары төтене, дегет кебек корым яктылыкны каплады. Х.Камалов.Күзне яшь каплады. М.Мәһдиев

9) Үз гәүдәң белән томалау. Читтән карап торган кеше әлеге күренешне, ике балалы тигез гаилә учагын саклап калу өчен амбразура каплау, дияр иде. К.Кәримов. Ватан-Ана ягына очкан ядрәләрне күкрәгең белән каплау өчен генә дә бу дөньяга килүең – үзе зур Бәхет! Ш.Мостафин

10) Буяу; сөртү. Аерым өлешләрне сварка ярдәмендә үзара беркетәләр һәм камераның эчке ягын силикатлы эмаль белән каплыйлар. Суыту машиналары һәм криоген техника. Балавыз акбур белән ясалган рәсемне төзәтү дә, бер төсне икенчесе белән каплау да мөмкин түгел. Рәсем ясарга өйрәнәбез

11) Басу, күмеп китү (үлән, кар, тузан һ.б.). Кышка да кердек: урамнарны, йорт түбәләрен ап-ак, йомшак кар каплады (ул чакларда Уфа карлары бик чиста була торган иде). Ә.Еники. Ләкин андый сукмакларның берсе дә гамәлгә ашмады, аларны үлән каплады. Х.Туфан. Март аенда ук җир арчылып, апрельдә, офыктан офыккача, бөтен дөньяны яшеллек каплады. Г.Гыйльманов

12) Бик күп булу, күпләп чыгу (сипкел, бетчә, җыерчык һ.б. тур.). Оялмаслык та түгел, бөтен битен бетчә каплаган бит ---. Сабантуй

13) хәрби Махсус билгеләнгән сугышчылар отряды дошман игътибарын үзләренә җәлеп итеп, төп көчләрнең чигенүенә яки нинди дә булса операцияне башкарып чыгуына ярдәм итү. Газинур Володяның соңгы группа белән безнекеләрнең чигенүен капларга калганлыгы турында әле бүгенгәчә [Екатерина Павловнага] әйткәне юк. Г.Әпсәләмов

14) сир. Талант, сәләт яки мөмкинлекләрдән файдаланмыйча, омтылышларны басып, томалап тору. [Иштуган]: Ник, мин әйтәм, мондый кыйммәтле тәҗрибәңне каплап яттың? Г.Әпсәләмов

15) күч. Тотылган акча, чыгым, зыян һ.б.ны кире кайтару. Концерттан килгән керем бар чыгымнарны да каплады. Р.Миңнуллин. Куян асрауга тоткан чыгымнарны каплау бер хәер, зур керем алу турында хыялланып йөри [директор]. Р.Мулланурова. Минем эшчеләрем генә эш хаксыз калырга мөмкин, безнең зыянны каплаучы, дотация, субсидия бирүчеләр юк. Р.Мирхәйдәров

16) күч. Җитешсезлекләрне, начар эшләрне яшерү, күрсәтмәү. Матурлык йөз гаепне каплый. Мәкаль. Мин дә ялкау ягын якламыймын, Гөнаһлының гөнаһларын капламыймын. З.Мансуров

17) күч. Биләп алу, киң мәйданга, урынга, өлкәгә таралу, җәелү турында (тавыш, куркыныч хәл, дәһшәт, кризис һ.б.). Бу вакытта инде төтен бөтен тирә-якны каплаган иде. А.Галиева. Бөтен дөньяны сугыш сөреме каплады. Г.Бәширов.Кинәт бөтен дөньяны Караңгылык каплады... Л.Лерон

18) күч. Күңелне, эчке дөньяны биләп алу (кайгы-хәсрәт, борчу, сагыш, күңелсезлек һ.б.). Күз аллары караңгыланды, күңеле болганды, миен хәвефле уйлар каплады. Т.Галиуллин. Ләкин ниндидер бер курку күңелен каплый да бөтен батырчылыгын һәм танышасы килү тойгысын югалттырырга тырыша иде. Ф.Әмирхан

19) күч. Суны, эчемлекне төбенә кадәр эчү, бушату. Бер рюмка затлы эчемлекне каплагач, телләр ачыла башлады. Г.Галиев. Бернәрсәгә кул бармый иде, җаен туры китереп берәр стакан каплау турында гына уйлап йөри идем. Г.Мөхәммәтшин. Сәлах батырлык өчен икенче рюмканы да каплады. Г.Әпсәләмов

Каплап алу Тиз арада каплау. Күз алдын ялкын каплап алды. Н.Фәттах. Коңгырт куе чәче матур булып түгәрәкләнеп килгән шәрә муенын, иңбашларын, бөтен йөзен каплап алды. Г.Бәширов. Борынгы Истанбулны төрле төстәге утлар каплап алды. Н.Нәҗмиев. Кара кайгы каплап алды бар дөньямны. Казан утлары

Каплап бару Рәттән барысын да каплау. Кайберәүләр өчен тәрҗемә ул бер сүзне икенче сүзгә каплап бару гына кебек ---. Х.Сарьян. --- товарлар ала һәм аларны өч-дүрт бәя белән базарга чыгарып сата, шулай итеп, көндәлек расходларын каплап бару өстенә, Җәлтәфиновның жалованьесе, 140 сумнар гына булса да, янга кала бара. Һ.Такташ

Каплап бетерү Бөтенләй каплау, барысын да каплау. Өеңдә бөтен җирне тузан каплап бетергән икән бит. Сөембикә

Каплап җиткерү Тулысынча капау; тиешле дәрәҗәгә китереп каплау. Чәйнекне каплап җиткермәгән булганнар ахры. Юлдаш

Каплап калу Каплаган хәлгә китерү. Безнең арттан күк йөзен кара болыт каплап калды. М.Мәһдиев

Каплап килү Даими яки регуляр рәвештә каплау; аз-азлап каплау. Чыгымнарны каплап килү

Каплап китү Көтмәгәндә каплау. Җидегән вакыйгалары исә аның яңа әсәренең пафосын, рухын тоташ фаҗига күләгәсе белән каплап китте. Г.Бәширов. Ул, кар каплап киткәнче, минем эзне югалтмаска тырышып, артымнан килә. Г.Галиев. --- сугыш заманы күренешләре элекке тыныч еллар күренешләрен каплап китә. Г.Әпсәләмов

Каплап кую Капланган хәлгә китерү. Комган авызына каплап куйган көмеш аякны бер кулына, комганның үзен икенче кулына тотып, бик бирелеп ачы бал агыза башлады. Н.Фәттах. Камил чынаягын, авылча итеп, төбен өскә каратып каплап куйды. Г.Бәширов

Каплап тору Капланган хәлдә тоту. Җиңсез ул киемнәрнең озынрак булган сул як итәге ирләрнең сул як ботларын каплап тора иде. Н.Фәттах. Кәефе нәкъ әнә шул томанмы, вак яңгырмы каплап торган шыксыз пычрак һава төсле – өметсез. Г.Бәширов

Каплап чыгу Барысын да каплау. Кунаклар җыелганчы дип, сый-нигъмәт белән тулы өстәл өсләрен зур япма белән каплап чыктым. А.Галиева

Каплый бару Торган саен ныграк каплау. Аңа мондагы җанлы, яңа, «интересный» егетнең ачык сурәте ерактагы тонык Сәгыйтьне каплый бара, аны кызыксызга әйләндерә бара шикелле тоелды. Н.Фәттах

Каплый башлау Капларга керешү. Җил-давылсыз тынычлыкта яшәгәндә, теләкләрне, омтылышларны май каплый башлый. М.Юныс. Хатынымның болытсыз күк шикелле зәңгәр күзләре кинәт зурайдылар, аннары аларны томан каплый башлады. Ф.Яруллин

Каплый төшү Бераз каплау; тагын да күбрәк каплау. Әни, авызын каплый төшеп, елмаебрак өйалды ишегеннән карап тора. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә