КАПЛАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. каплау. Алар гаиләсендә хатын-кызның йөзен каплату, аларны дөнья яктылыгыннан мәхрүм итеп яшәтү кебек тар күңеллелекләр булмады. Ш.Поварисов. Кайтуга, бабасыннан тәрәзәләрне каплатты ул. Мәдәни җомга 2) Кушылдыру, качыру, аталандыру (йорт хайваннары тур.). – Кая булсын, каплатырга алып барам! – дип кычкырды Шакир, үгез артыннан калышмаска тырышып. А.Нуруллин. – Ни өчен каплатылмаган? – Димәк, үгез актив булмаган, – дип куйды Мотыйк, җитди генә. Х.Камалов |