КАПЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. каплау. Аларның өсте чүп-чар, ком-балчык белән капланган, дегет катыш машина пычраклары да күзгә ташлана әнә. Р.Низамиев. Менә ул, чынаягын тоткан килеш, салмак кына торып басты да, киндер белән капланган мольбертны әйләнеп узып, ишек ягына атлады. М.Маликова

2) Төбе, аскы ягы белән өскә әйләнү; асты өскә әйләнү. Кул астында бүтән машина-фәлән булмаганлыктан, икәүләшеп бер «Беларусь» тракторын кабызып, Зәет болынына киткәннәр һәм, Убса тавын төшкәндә тракторлары капланып, икесе дә һәлак булганнар. И.Сабиров

3) Йөз белән нәрсәгә дә булса яту, йөзне каплау. Өзгәләнеп кычкырып, әнием өстенә капланам: «Әнием! Мин кайттым, тор инде, әнием! Әнием, мин бит бу, ач инде күзеңне. Тор инде, зинһар! Әнием, бәгърем!» Р.Габделхакова. Менә бер мәлне, ап-ак йөзен ике кулы белән учлап, пианино өстенә капланды ул. Р.Низамиев. Әмма моннан берни дә барып чыкмады, ул, ыңгырашып, мендәргә капланды: – Ыһ-һ!.. Г.Гыйльманов

4) Йөзтүбән егылу, йөзтүбән авып төшү. Ул сузылып җиргә ятты да, йөрәгенең белемсез ашкынуына түзми, җиргә капланды... Һ.Такташ. Сабанчы кыз, кычкырып елап, җиргә капланды. Р.Хәбибуллина. Одинцов юл читеннән канауга тәгәрәде, Шәүкәт тузанлы юлга капланды. Р.Бәшәр

5) Бик нык якын килү. Ләкин һич көтмәгәндә, Мияу-мияу, бөтен гәүдәсе белән тәрәзәгә капланып, ямьсез итеп мияулап җибәрде. Р.Хафизова. – Кем бар анда? – дип кычкырды Барие, бөтен гәүдәсе белән караңгы тәрәзәгә капланып. Н.Фәттах

6) күч. Барлык игътибарны берәр нәрсәгә юнәлтү, берәр нәрсә белән бик нык мавыгу. Шундый булдың инде син, улым, укырга яраттың, кечкенәдән капланып китап укый идең. Мәдәни җомга

Каплана башлау Капланырга тотыну. Күк йөзе тагын кара болытлар белән каплана башлады. Ялкын

Каплана төшү Беркадәр каплану; тагын да ныграк каплану. Бүген урамыбыз кар белән тагын да каплана төшкән, дип куаныштылар чаңгы шуарга яраткан малайлар. Сабантуй

Капланып бару Торган саен ныграк каплану. Хатыннарның чиләкләрендәге суларының өсләре чыйрап, боз булып капланып бара иде инде. Н.Кәримова

Капланып бетү Бөтенләй каплану. Кеше аягы басмаудан үлән белән капланып беткән тар юлдан алар тагын ун-унбиш минут бардылар һәм зур булмаган аланга килеп чыктылар. Ә.Сәлах. Кеше-кара керәсе юк, әнигә хәзер ул кадәр капланып бетмәсә дә ярый инде. Г.Бәширов

Капланып калу Ниндидер сәбәп аркасында каплану. Шуңа күрә бу эчке күңел тормышын дулкынландырган төп сәбәпләр дә капланып калды. З.Мөхәммәтшин. Печән белән капланып калган чалгысын эзләп тапкач, Данияр әтисе артыннан йөгерде. Казан утлары

Капланып тору Капланган хәлдә булу. Ничектер, моны әүвәл бер пәрдә белән каплап торганнар да, кинәт ул пәрдәне тартып алып, аның артында капланып торган салкын һәм куркыныч нәрсәне күрсәтеп калдырганнар шикелле итеп кинәт сизде. Ф.Әмирхан. – Юк, – диде Гата. – Ул чокыр күптәннән бар инде. Әмма ул элек капланып тора иде, мин аны ачтым. Р.Хафизова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә