КАПЛАН и. зоол. Мәчесыманнар семьялыгыннан сары тиреле, кара тимгел-тимгел таплары булган имезүче ерткыч хайван; русчасы: леопард. Яшьлегендә ир булган, Судай булат бәйләгән, Арыслан, каплан аулаган, җитмеш җиде ил гизгән ---. Дастан. Миңа кол анда бар җанвар: арыслан, хәтта капланнар. Г.Тукай. Председательнең каплан шикелле бу кадәр кинәт ташлануыннан Нургали аптырау гына түгел, бөтенләй каушап төште. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә