КАПЛАМА и. 1) Киемнәрнең төймә һәм эләктеречләр урнашкан өлеше. Ул чалбарының төймәләрен дә каптырып бетерми, каплама читеннән һәрвакыт берме-икеме төймәсе баш тыгып кала, берәрсе килеп колагына әйтмәсә, Камил өчен ул бармы да юкмы инде. Х.Сарьян. Капламаны рәсемдәге кебек үк түгел, башкачарак итеп тегәргә дә була. Сөембикә

2) диал. Бал, май һ.б.лар салу өчен капкачлы кечкенә савыт. Ә каплама дигәнем уртача табак зурлыгындагы, эчен чокып ясаган капкачлы агач савыт иде. Ватаным Татарстан

3) Нәрсәнең дә булса өстен ябу яки берәр өслеккә җәяр өчен кулланыла торган япма. Шуннан соң, рам эченә сыярлык итеп, юка фанердан эшләнгән каплама ясала. Фокус серләре. Яңа футбол кыры һәрьяклап камил: яшел үлән төсендәге каплама астына калын ком катламы салынган. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә