КАПЛАВЫЧ и. 1) Каплап тора торган җайланма, капкач. Савытына күрә каплавычы, Маена күрә атлавычы. Мәкаль. Әнә өч катлы таш йортның аскы тәрәзәләренә тимердән үреп ясалган каплавычлар беркетеп куелган. Р.Низамиев. Лачынның башына кидереп күзен каплый торган каплавыч җибәргән. Г.Якупова

2) тех. Кожух, чехол, тышлык. Салам туплагычка кибәк белән бергә ач бөртекләр эләксә, вентиляторның каплавыч ачылышын яки әйләнү ешлыгын киметәләр. Урып җыю машиналары

3) хәрби Дошман игътибарын үзләренә җәлеп итеп, төп көчләрнең китүенә яки нинди дә булса операцияне башкарып чыгуына ярдәм итү өчен махсус билгеләнгән отряд



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә