КАПКЫН и. 1) Җәнлек аулау өчен алдавыч җим куеп калдырыла торган махсус җайланма. Безнең авылда бабалардан калган бүре капкыннары, юл йөргәндә янда тота торган кистәннәр, үкчәсенә бозау тиресе каккан киң чаңгылар (тауга менгәндә, тиренең мехы кире шудырмый), тагын әллә ниләр бар иде. М.Мәһдиев. Ул да булмый абзардан: – Әлеү-әлеү! Беттем-беттем! – дигән тавыш ишетелде һәм, --- капкынга капкан уң аягы белән сикергәләп, кәтүк сыман кечкенә буйлы адәмзат килеп чыкты. А.Хәлим 2) күч. Кемне дә булса кулга төшерү максаты белән оештырылган хәйлә; тозак. --- аларны аулау максаты белән, әледән-әле тикшерүләр үткәрелә, документсыз шикле кешеләрне кулга алалар икән. Бу капкынга эләгүдән ничек котылырга белмичә, Фәгыйлә куркуга төшә, поезд туктаган саен, ишеккә борчулы карана башлый. С.Сабиров ◊ Капкынга кабу к. капкынга төшү. Икенче кат бер үк капкынга килеп каптым бит аңгыра баш, бар икән дөньяда бер уңмас, бәхетсез җан! Р.Габделхакова. Капкынга каптыру Эләктерү, тоту, качып йөргән кешене кулга төшерү. Әйе, Камаловны капкынга каптыру хәзер җиңел булмас, ул хәзер бик сак, хәтта хастаханәдә ятканда да үзе беренче булып атты бит. Р.Мирхәйдәров. Капкынга төшү 1) Тотылу; 2) Башкаларның хәйләсен сизмичә, белмичә калып, кемнеңдер кулына эләгү, бәйле хәлгә калу, фаш ителү. Хәзер инде капкынга төшүләрен тәмам аңладылар: «террористлар» янкиларны утлы табада елдан-ел шәбрәк биетәләр! Ф.Баттал. Капкынга эләгү к. капкынга төшү. Нинди капкыннарга эләккәнне Барып күргәч кенә аңладым... И.Гыйләҗев. Ни кызганыч, әдипнең зур иҗат планнары тормышка ашмый кала: ул репрессия капкынына эләгә. Казан утлары. Капкын кору Хәйлә кору. Тотылмаган карак карак түгел, ди ---, аны эзләргә, табарга кирәк. Моның өчен бердәнбер юл: капкын кору, засадада утыру. М.Насыйбуллин. Ярты сәгать элек кенә мин Фирганә вакыйгалары вакытында безгә капкын коручыларның берсен күрдем. Р.Мирхәйдәров. Тормыш тагын нинди капкын корып куйган аңа? Җ.Ильясов |