КАПКАЧЫ и. 1) тар. Сарай капкаларыннан керүче-чыгучыны тикшереп торучы сакчы, җаваплы кеше. – Безгә сарай капкасыннан үтүче һәр йөкне тикшерергә әмер бирелде, – диде баш капкачы, Үрбәт алдында билен бөгеп. М.Әмирханов 2) спорт Футбол, хоккей һ.б. спорт уеннарында капка алдын саклаган уенчы. Капкачыларга рәхәт, яннарында чуалган малайларның учыннан көнбагыш алып, чарт-чорт шуны яралар. А.Гыйләҗев. «Ак Барс» командасы өчен Чехиядән махсус чакыртылган капкачы үзенә миллион доллар сораган. А.Хәлим. Үзе яшен ташыдай атылган резин шайбаны тота алучы, курку белмәс капкачы, йөзендә ничәмә-ничә җөй, ә үзе тычканнан да курка. Р.Кәрами |