КАПКАЧ и. 1) Савыт-сабаларның өстен каплый торган җайланма. Чәйнек капкачының шылтыравында да күңелне юатырдай яңа авазлар юк иде. Р.Низамиев. Гәүһәршад морзага казан капкачын үзенә ачып ташларга ирек бирде, бүлдермичә генә сүзен тыңлады. М.Әмирханов. Җәбир бер-ике көрәк балчык алып ташлады да алтынлы чүлмәккә капланган тупас капкачны алды. Н.Фәттах 2) Төрле нәрсәләрдәге каплавыч; кечкенә ишек. Әниләре: «Йөзләре килә микән? Көеп китә күрмәсеннәр тагы», – дип, мич капкачын ачкалап караган саен, бала-чага да мич авызына ук кереп китәрдәй булып мәш киләләр. Г.Галиева. Тимер келәле итеп ясалган кечкенә тишекнең капкачы эчке якка ачылды. З.Зәйнуллин. – Монда кемнәр яши? – дип сорады ул сабыйдан, тәрәзә капкачлары һәм тимердән ясалган урам капкалар зәңгәр белән ак буяу аралаш буялган йортка күрсәтеп. А.Хәлим |