КАПКА-КОЙМА җый. и. Капка һәм өй алдын тотып алган койма, рәшәткәләр. Капка-коймалар хуҗаларын көтә-көтә арып ауган. Ә.Баян. Ул бервакытта да капка-койма буендагы сукмактан йөрмәс, бары урам уртасындагы ат юлыннан гына йөрер иде. Ә.Еники. Кызыл коңгызлар көзгә таба саргылт пута белән бизәләләр икән. Алар, ди, абзый, хәзер капка-коймага сырышалар, кояшта җылыналар. М.Мәһдиев |