КАП- кис. «Ка» дип башланган кайбер сыйфат һәм рәвешләргә ялганып һәм һәрвакыт басымны үзенә алып, артыклык дәрәҗәсе ясый торган алкисәкчә (мәс., кап-кайнар, кап-кара, кап-караңгы һ.б.). Син мине велосипедка Утыртып йөртә идең. Синең кап-кайнар сулышың Муенны өтә иде. Ф.Яруллин. Зөлфия, ичмасам, әзрәк яшәп карады, ә бу бала ни инде: аның дөньяга күзе дә ачылмаган, ә алдында кап-кара пәрдә... Н.Гыйматдинова. Карасам, малай, саргаеп беткән кап-карт җәен, белдеңме! Р.Батулла |