КАПКА и. 1) Корылма, бина, йорт һ.б.ның ишегалдына кереп-чыгып йөрү өчен гадәттә алдында калдырылган ачыклык һәм аны ябар өчен ясалган тупсалы зур ишек. Төрмә капкасының теге ягыннан чыгучылар арасында кара кәләпүш һәм таушалганрак җилән кигән Насретдин җизнәсе дә күренде. Р.Низамиев. Капка төпләренә килеп җиткәч тә чаңгыны салырга ашыкмадым. К.Кәримов 2) спорт Хоккей, футбол һ.б. спорт уеннарында туп, алка яки шар бәреп кертелә торган урын. Мин, булдыксыз капкачыдан көләргә дә һәм аның өчен җанатарга да әзерләнеп, капка артындагы бүрәнәгә килеп кунакладым. Ә.Мушинский. Футбол капкасының баганалары ауган, атынчык-таган җимерелгән. Ф.Яруллин 3) иск. Авылга кергән җирдә куела торган корылма. Татар авылы тормыш авырлыгыннан сыгылып төшсә дә, тамырларының исән вакыты әле. Кыр капкалары аумаган, мәчетләрнең манаралары киселеп, азан тавышы яңгырамаса да, күңеленнән иман нуры юкка чыкмаган чак. Н.Гариф. 50–60 йорттан торган Аксу халкына авылдан чыгу өчен бары бер капка булган. Ф.Гарипова 4) күч. сөйл. Хуҗалык. Афисирский старшиналар авыл саен, капка саен чыкмый. В.Имамов. --- унбишләп сарыктан башланган көтү, капка саен ишәя барып, икенче очка җиткәндә, зур бер чирүне хәтерләтә иде. Н.Әхмәдиев 5) күч. хәрби Дошман чолганышын яки киртәләрне үтү өчен тар аралык (тауларда, диңгездә, сугыш кырында һ.б.) ◊ Капка баганалары бертуган Туган булмаган, бөтенләй чит кешеләр турында |