КАП-ЙОТЛЫК и. Кап-йот булу, саранлык, комсызлык, ертлачлык. Бистәләрне әйләнгәндә, базарга кереп йөргәндә, әллә ничә кеше салымчылар тарафыннан кап-йотлык илә җәберләнгәннәрен сөйләде. Р.Батулла. Аның елмаюы күзенә тагы бер ялтырау – туя белмәү, кап-йотлык ялтыравы арттырды. XX йөз башы татар прозасы |