КАПИТУЛЯ’ЦИЯ и. лат. 1) хәрби Җиңүче як таләпләренә, шартларына риза булып, сугыш хәрәкәтләрен туктату, корал ташлау. Шундый зур һәлакәттән соң, япон императоры сугышны туктатырга, кичекмәстән капитуляция кабул итәргә ризалашкан. Л.Бадыйкшан. Сугыш бетте, немец гаскәрләре капитуляция ясады, ди! Р.Сәгъди. Владимир кенәзлегенең төньяк өлеше исә вакытында уздырылган сөйләшүләр һәм һөҗүм итүче татар-монгол армиясенә азык-төлек һәм атлар биреп капитуляция ясау аркасында исән-имин калган. Р.Хәкимов

2) иск. Чит ил гражданнарына үз гражданнарыннан артыграк хокуклар һәм өстенлекләр бирә торган килешү төре

3) күч. Җиңелүеңне, хаксызлыгыңны танып, көрәшне дәвам итүдән, үзеңнең карашларыңны яклаудан баш тарту; чигенү. Капут! Чынбарлык алдында капитуляция. А.Хәсәнов. Аның бу сүзләреннән соң үзеңә дә бераз уңайсыз булып китә, артык әрсезләнеп ташладым бугай дип уйлап куясың. Ләкин әле капитуляция ясарга иртәрәк. Н.Әхмәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә