КАПИТАН и. фр. 1) Армиядә офицер дәрәҗәсе һәм шул дәрәҗәгә ия кеше. Полк белән Польша татары капитан Тальковский җитәкчелек итә. М.Галиев. Контрразведка капитаны – коры сөякле, урта яшьләрдәге кеше – папиросын күзләрен чекрәйтеп суыра-суыра башта бик озак нидер күчереп язды. З.Хәким 2) Судно башлыгы, кораб командиры. Әйе, корабның комсомол оешмасы эшләре белән капитан каютасында Таһирның моңарчы да булганы бар. А.Хәсәнов. Җитмәсә, капитан көтә алмавын әйтеп, тиешле вакытында кузгалып киткән. И.Хуҗин 3) Команда җитәкчесе (спорт, төрле ярышлар, бәйгеләрдә). Комитет, Галим Урмановны бу эштән алып, команданың капитаны итеп унынчы классның комсоргы Хафиз Гайнуллинны билгеләде. Г.Әпсәләмов. Ул ун ел буе атаклы «Спартак» командасының капитаны вазифаларын башкара. А.Гафиятов. Мин үзебезнең элекке команда капитаны Рамайга шылтыраткан идем. Ф.Яруллин |