КАПИТАЛЬ с. 1) Күләме һәм әһәмияте белән зур, мөһим. Алар үзәкләштерелгән капиталь чыгымнар исәбенә генә түгел, сәнәгать предприятиеләре, нефть, химия, машина төзелеше, колхоз-совхозлар исәбенә дә күтәрелә һәм җиһазландырыла. Ф.Галимуллин. 2006 елда журналның меңенче санына багышлап чыгарылган «Сүнмәс утлар балкышы» дигән капиталь хезмәт милләтебезнең мең еллык мәдәни тарихын инде тагын бер тапкыр черемәс фикер гранитында раслаган рухи капиталыбызга әверелде. Казан утлары

2) Тулы, зур масштаблы. Авыл җирләрендә капиталь төзелешләр алып бара торган бер оешманың урта кул җитәкчеләреннән икән [Пәриев]. Г.Әпсәләмов. 2006 елның февралендәге янгыннан һәм дүрт елга сузылган капиталь ремонттан соң, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасы кабат ачылды. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә