КАПИТАЛИ’СТИК с. 1) Капитализмга мөнәсәбәтле, капитализмга хас булган. Татарларның буржуаз үсеш юлыннан китүләре шактый иртә башланса да, алар капиталистик модернизация юлын тулысынча үтә алмадылар, чөнки аңа алмашка бик иртә совет модернизациясе килде. Д.Исхаков. [Гөлчирә:] Капиталистик хезмәт алдынгыларына ялкынлы сәлам! Т.Миңнуллин

2) Капитализм принципларына нигезләнгән. Капиталистик илләрдәге хәерчелек, балаларның рәтсез тормышы хакында сөйләгәндә, «нигә безнең якка чыкмыйлар икән ул бәхетсез балалар?» дип аптырап уйлана идем. М.Галиев. Кыскасы, социализм дип шапырынган Россиягә (СССР) караганда капиталистик Англия көнләшерлек дәрәҗәдә социаль ил икән. Л.Закир. Планетабыз кешелек тарихында гаять авыр һәм катлаулы бер чор кичергәндә, иң алга киткән капиталистик илләрнең берсенә совет моряклары капка шакыйлар. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә