КАПИТАЛИСТ и. лат. 1) Капиталистик җәмгыятьтә хакимлек иткән сыйныф вәкиле: капитал хуҗасы, ялланган эшчеләрне эксплуатацияләүче. Мәсәлән, ул менә шушы кечкенә хакыйкатьне аңламый: әгәр бу инсаннар хезмәткә баралар икән, нигә аларны эшләтүче хуҗа – капиталист – автобусларны җитәрлек бүлми? А.Хәлим. Саттарның галәмгә очуына өч атнадан артык вакыт үткәч, дөньядагы аракы заводларының хуҗалары – күп миллиардлар туплаган капиталистлар – баш вата башлаган: кешене шул гомер буена бер локма ризыксыз яшәтә, тәүлегенә унбиш-уналты сәгать эшләтә ала торган Минзәлә аракысының хикмәте нәрсәдә? Ф.Баттал

2) Капитал хуҗасы; эшләп тапкан керемен табыш алу өчен файдаланучы. Мал арбаларга гына сыймаган, шытып килгән капиталистның куллары буш түгел, уңына-сулына дәү-дәү буаз букчалар эленгән, иң өсләре дә буш түгел, биленә дә уннарча капчык-янчыклар асылган. А.Гыйләҗев

3) күч. Бай кеше. Туксан чакрым тизлек белән чигенә алырдай машинаның безнең илдә генә түгел, байлыгы череп ятучы капиталистларда да юклыгын уйлап, бик аптырап башын чайкады. М.Галиев. – Акчасын жәлләгәндер ул капиталист! – диде шул ук тавыш иясе. Х.Әхмәт-Вәли



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә