КАПИТАЛИЗМ и. икът. Җитештерү чаралары хисабына тупланган шәхси милек, яллы хезмәт, гражданлык җәмгыяте, базар мөнәсәбәтләренә, ирекле эшмәкәрлеккә һ.б.га корылган иҗтимагый строй. Чигенүләр Рәсәйдә капитализм төзи башлау һәм ашыгыч рәвештә миллионерлар-миллиардерлар ясау – «буржуйлар» сыйныфын хасил итүгә бәйле микән әллә? Р.Юныс. Матди байлык рухи байлыкны тезләндерүен дәвам итә. Илдә кыргый капитализм үр алды. Р.Фәйзуллин. Капитализмга беренчеләрдән булып коммунистлар партиясенең өлгер вәкилләре барып керде. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә