КАПИТАЛ и. лат. 1) икът. Эш барышында, җитештерү процессында тупланган кыйммәтле кәгазьләр, акча, материаль байлык һ.б.ш. Милли капитал ныгып бергә туплангач, безнең сәнәгатьчеләр, сәүдәгәрләр һәм финансчылар үз илеңдә ялчы түгел, хуҗа булырга кирәклеген һәм мөмкинлеген ахырынача аңлап алгач, мондый диктатура хәзерге вазгыятькә җавап рәвешендә һичшиксез барлыкка киләчәк. Р.Хәкимов. Даими үсеп барган капитал иясе буларак, мин җитештерүгә йогынты ясый алам. Р.Мирхәйдәров. Бүген, шәхси эшмәкәрлек, капитал мөнәсәбәтләре алга чыккан вакытта, әлеге караш белән килешү кыен. Ә.Закирҗанов 2) тар. Марксизмда: яллы эшчеләр хезмәтен кулланып, хосусый милек иясенә табыш китерә торган кыйммәт 3) сөйл. Акча байлыгы; байлык. «Читен тормыш! – капиталга табынмасаң...» Әйе, бүген капиталга табынучылар заманы килде. А.Тимергалин. Ә бу чорларга Әбү-Бәкер агасы белән бергә байтак капитал туплап өлгергән булырга тиешләр. А.Хәсәнов 4) күч. Кадерен белерлек нәрсә, иң кирәкле, иң мөһим нәрсә. Ә җир ул – дөньяда иң зур капитал! З.Хөснияр |