КАПИЛЛЯР и. 1) физ. Бик нечкә каналлы көпшә. Пыяла капилляр

2) биол. Нечкә канал (мәс., үсемлек, агач күзәнәкләрендә һ.б.да)

2) Кан тамырлары, лимфатик системада иң нечкә тамыр. Менә шул нечкә кан тамырлары – капиллярлар – бик зур функция үтиләр: алар канда эрегән матдәләрне күзәнәкләргә чыгару һәм күзәнәктән канга кирәкле матдәләрне алу, сеңдерү эшен башкаралар. Ф.Бәйрәмова. Донорлардан венадагы чиста канны алалар. Капиллярлардагы һәм тире астындагы оешкан канны алу белән аны берничек тә чагыштырып булмый. Ирек мәйданы. Сарымсакның сидек, үт суы куу, кан тамырларын киңәйтү һәм капиллярларны ныгыту үзлекләрен дә билгеләп үтәргә кирәк. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә