КАПЕЛЬМЕ’ЙСТЕР и. нем. муз. XVI–XVIII гасырларда – инструменталь һәм вокаль капелла җитәкчесе, XIX гасырдан – гомумән дирижёр, хәзер – хәрби оркестр дирижёры. Үзенең гражданлык бурычын аңлаган, үгетләүгә тиз бирелә торган Сәйдәш Беренче татар укчы бригадасына трубачы һәм капельмейстер булып китәргә ризалык бирде. Р.Низамиев. Ниһаять, капельмейстер кулын күтәрде, илле-алтмыш кешелек оркестр марш уйнап җибәрде. Г.Әпсәләмов |