КАПЕ’ЛЛА и. лат. 1) муз. Хор һәм оркестрдан торган катнаш ансамбль. Капелла чын капеллага якын булырга тиеш ---. Г.Әпсәләмов. Мондый җырлар 1943 елның җәендә музыкаль капелла репертуарында күп булган. М.Җәлил. Бу көнне Санкт-Петербургның дәүләт академия капелласы бинасында Татарстан сәнгать осталары катнашында концерт та булды. Казан утлары

2) муз. Билгеле бер составтагы оркестр һәм кайбер зур симфоник оркестрларның атамасы. Музыкаль капеллага ышанычлы кешеләр тупларга кушкан Муса! Р.Мостафин. Мусаның һәм иптәшләренең ышанычын һәрьяклап казанган, иптәшлеге, турылыгы хәтәр эшләрдә сыналган шул Гайнан Кормаш «Җыр-музыка капелласы»на язылуга иң нык каршы торучыларның берсе булды. Г.Әпсәләмов

3) Католик һәм англикан архитектурасында аерым кешеләргә гыйбадәт кылу урыны буларак яисә чиркәү җырчыларын урнаштырыр өчен һ.б. храм яки сарай янында төзелгән кечкенә бина, часовня; ишегалды чиркәве



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә