КАП I и. 1) Зур капчык. Авыл халкы игенчелек, яшелчә үстерү белән, кыш көннәрендә чабата үрү, кап сугу, җеп эрләү, киндер сугу эшләре белән шөгыльләнгән. Ф.Гарипова 2) Кәгазьдән ясалган кечкенә пакет. Авырган вакытта, әнисе аңа ике кап тәмле конфет алып килгән иде. Юлдаш 3) сир. Футляр, тышча 4) Конверт. Хат кабын ертып, күземне язу юлларына төшердем. Ә.Айдар 5) иск. Тире, мех. Күреклегә куян кабы да килешә. Мәкаль 6) Тартма. Сервантыңның аскы тартма төпкеленнән бер кәгазь кап алып, өстәлгә куясың. Кап тулы фотолар: «Шәриф җибәргән иде, – дисең. – Ленинградта үзе төшергәннәре!» Р.Юсупова. Утыз җиденче размерлы туфлидән бушаган кап визит карточкалары белән шыгрым тулы: егерменче гасыр азагында башланган базар ислахының соңгы унбиш елы сыйган. К.Кәримов 7) Азык-төлек продуктлары (мәс., чәй, шикәр, тоз) һәм шырпы, кнопка кебек вак-төяк әйберләр салу өчен, каты кәгазьдән ясалган тартмачык. Арбада зур гына тартма бар иде. Аны өйгә алып кереп, өстәлгә конфет-прәннекләр, биш-алты кап шикәр алып куйды. Ф.Садриев. Төрле тәм-томнар арасында күзне кызыктырган цейлон чәенең бер кулга икешәр генә кап бирелүен белеп алгач, мин, бөтен сәләтемне эшкә җигеп, сатучы ханымны авызыма караттым. М.Галиев. Кулъяулык, көзге, ирен буявы ишеләр арасыннан дару капларын аерып алды, шытыр-шытыр ачып, вак төймәләрне учына җыйды. М.Маликова ◊ Кап булу Кап кебек зур булу. Ну бер сыйлый идем үзегезне! Бүксәләрегез кап булганчы ашата идем. А.Гыйләҗев. Кап корсак Зур корсак. Буаз биядәй кап корсаклы, кәҗә сакаллы димче боярларны күп күрде Үрбәт. М.Әмирханов |