КАҢГЫРУ ф. 1) Миңгерәү, аңгыралану, тинтерәү, онытылу, зиһенсезләнү. Ярлының хатыны үлсә, башы каңгыра. Мәкаль. Аһ орып каңгырмавың, ыгы-зыгыга ашкынып тыкшынмавың, онытылып шатланмавың хәерле – шушы кагыйдәгә табынып яшәде Айгузин. М.Хуҗин. Барасы чишмәңә барып җитә алмый каңгырып, юынтык сулар янында юанып йөрерсең. С.Сөләйманова 2) Урын эзләп аптырау; эзләгәнеңне таба алмыйча йөрү. Кайчан карама, урам буйлап кемнәр терлеге каңгырып йөри дисәң, шуларныкы булып чыга. А.Шамов. Сандугачлар сусап су тапмыйлар, Баласыз каз ялгыз каңгыра ---. Х.Әюпов 3) Күнекмәгән, ят җирдә, гадәтләнмәгән шартларда, чит илдә яшәү. Шулар аркасында үзебезнекеләр белән Нижнийга яңа корабль алырга китми калдым. Менә хәзер монда каңгырып ят инде. С.Сабиров. Кемдер хәләл йортыннан куылып, кайталмыйча чит җирләрдә каңгыра. Р.Батулла Каңгырып бетү Бөтенләй, ахыргы чиккә җитеп каңгыру Каңгырып йөрү Әле, хәзерге вакытта каңгыру.Нигъмәтҗан һаман эш таба алмый каңгырып йөри, мәхлук... Ә.Фәйзи. Адашкан торна баласыдай ике-өч көн каңгырып йөрдем дә... киңәшкә киттем! А.Гыйләҗев. Йөгердем бәпкәне эзләргә. Ярты юлда үлән арасында каңгырып йөри, кадалып киткере! Г.Якупова |