КАҢГЫЛДА’У ф. Каң-каң итеп кычкыру. Тугай болынында казлар ап-ак көтү булып җыелышалар, каңгылдашалар, тегермән буасында чума-чума туйганчы йөзәләр. Р.Хафизова. Әнә ишегалды тузанында тавыклар коена, капка төбенә су буеннан каңгылдап казлар кайтып җиткән. Ф.Бәйрәмова. Син инде, Мәхмүт энем, ялгыз каз шикелле каңгылдап, болай ялгыз йөрмә. С.Шәкүров

Каңгылдап алу Кыска вакыт эчендә, бер ара каңгылдау. Урыс капка шапылдап ябылды, ишегалдында кунаклаган казлар каңгылдашып алдылар, абзар куначасыннан сузып кына карлыккан әтәч кычкырды. Я.Зәнкиев

Каңгылдап җибәрү Кинәт кенә каңгылдау, каңгылдаган тавыш чыгару. Ана каз каңгылдап җибәрде дә, томшык кырыйларыннан су чәчрәтә-чәчрәтә, башын муены җиткәнче югары чөя-чөя ашарга кереште. Ә.Гаффар

Каңгылдап кую Бер мәртәбә каңгылдаган тавыш чыгару. Ходай рәхмәте белән, я берәр каз каңгылдап куя, я чыбык-мазар сынган тавыш ишетелә дә, куркуыннан Зарифның кочагына тагын да ныграк сыена иде Сания. Г.Әдһәм. Миңа җавап биргәндәй, арттарак барганы каңгылдап куйды. Татарстан яшьләре

Каңгылдап тору Берөзлексез каңгылдау

Каңгылдап чыгу Башыннан ахырына кадәр, билгеле бер вакыт аралыгында каңгылдау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә