КАҢГЫЙ и. иск. Әкияттәге тау иле, «ерак һәм билгесез җир» мәгънәсендә. Моннан соң аларның бик еракка – таулар иленә, Каңгый җиренә күчеп китүләре хәбәр ителә. Ф.Хатипов. Менә әти-әни белән Каңгый иленә үк – әкиятләрдә сөйләнә торган ерак-ерактагы таулар иленә дә барып чыктык. М.Хуҗин |