КАН-ЯШЬ җый. и. 1) Тирән кайгы, авыр газап; җәбер. Илгә-көнгә кан-яшь, үлем, кара кайгы, хәрабәләр, бихисап газаплар алып килгән сугыш Таңчулпан авылын да ярты ел дигәндә ир-атсыз калдырды. Б.Камалов

2) Авыр кайгы, тирән хәсрәттән түгелгән күз яше. Ходай аңа катырак җәза сайлады: Чатан Рауза үзе җәфалаган, кан-яшь койдырган, төрмә-сөрген юлларында йөрткән авылдашларының җирәнүле, нәфрәтле карашы астында яшәде дә яшәде... Ф.Баттал. Иңнәремдә авыр кайгы. Көч-хәл белән Атлап барам, кан-яшь белән юлны «сыйлап». Э.Шәрифуллина. --- әткәсен – укымышлы мулла, аннан мөгаллим булган Сәхипгәрәйне – балаларын кан-яшь елатып алып чыгып китүләре истән чыкмады... Р.Мулланурова

Кан-яшь түгү Тирән кайгы, авыр җәбер-газап кичерү. Барча халык куркышып кан-яшь түгә. Р.Мәрданов. Ни хәл итәсең, туган авылы аны үгисетте, әткәсен-әнкәсен кан-яшь түктереп, җиде ятлар арасына озатты. А.Әхмәтгалиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә