КАНЫГУ I ф. 1) Юк-бар сәбәпләр белән бәйләнеп йөдәтү; бәйләнеп тынычлыкны алу. Чирлегә чебен каныга. Мәкаль. Аудиториягә җил-җил атлап керә, башка укытучылар кебек хәл-әхвәл сорашып тормый, шундук лекциясен башлый. Студентларны «батыру», каныгу ише нәрсәләрнең эзе дә юк. А.Гыймадиев. [Римма:] Мин теге бәйләнчектән качып килдем, Рая. Нишләргә дә белмәдем, һаман миңа каныга. Х.Камалов. Көне-төне мир эше белән йөргәнгә рәхмәт юк, һәммәсе шул бер Гыйбашка каныга. Г.Бәширов

2) күч. Берәр нәрсә белән артык мавыгу, кызыксыну, шуңа бирелү. Китапка каныгу

Каныга башлау Каныгырга тотыну. Менә шул егеткә Галәветдин бигрәк тә каныга башлады. Р.Мөхәммәдиев. Башка линиягә күчү өчен, әйбәт характеристика кирәк. Ә миңа соңгы вакытта капитан каныга башлады. М.Юныс

Каныга бирү Бернигә дә карамый каныгу, каныгуны дәвам итү

Каныгып алу Бер вакыт аралыгында каныгу. Тилгән-карчыга да, бер каныгып алса, чукымаган бер җиреңне калдырмас. А.Хәсәнов

Каныгып тору Даими каныгу. Имтиханнарына да исе китмичә (бишенче курска укытучылар артык каныгып тормый), койрыгын сыртка салып, әти-әнисенә, туган-тумачаларына, күрше-күләнгә, чыбык-чабыкка, энесе Самат кебек эбер-чебергә, этенә-бетенә күчтәнәчләр җыйды Зөлфия. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә