КА’НЧА а. диал. 1. Күпме, ничә. Гомерләрдер күчеп кәрван вә кәрван, Килеп кичте җиһандай канча илләр! Дәрдемәнд. Кан-яшьләрем сауган кардәшлекне аңлый алмый канча ел барам. З.Мансуров. Илтифат: биш гасырлык коллыгы чорында урыс бәхете өчен татар аз кырылдымы? Канча миллион? А.Хәлим 2. рәв. мәгъ. Никадәр, ничаклы. – Әнә кандай чибәр кимпер йөреп ята, авылда канча буш йортлар үксеп утыра, кайт та кил!.. – диде инде чишенеп тә өлгергән Иркен ага. А.Хәлим |