КАНЦЕЛЯ’РИЯ и. лат. Теге яки бу оешманың эш кәгазьләре, хатлар һ.б. белән эшләү бүлеге һәм шул бүлек урнашкан бүлмә; кәнсә. Канцелярия башлыгы сөйләшү тәмамланганнан соң бик озак аптырашта утырды. Р.Мирхәйдәров. Рядовой Зәйнуллинга борылды: – Бүген кереп, канцеляриядән увольнительный ал. Ун көнгә ял сиңа. З.Зәйнуллин. Карандаш, блокнот биреп утырыр өчен белгеч булу кирәкми, канцеляриядә эшлим, исемем Света. Г.Бәйрәмова |