КАНЦЕЛЯРИСТ и. рус сөйл. 1) Канцеляриядә эшләүче, канцелярияче 2) Берәр эшне башкаруда артык формальлек күрсәтүче. Андый җаваплы басманы матбугатка югары администрациядәге бер-ике «канцелярист» кына әзерләмәскә, моңа белгечләр дә катнашырга тиеш дигән тәкъдим кертәм. А.Тимергалин. Хәзер бөтен группаны үз ягына аударды, инде «справка» дип авызыңны ачсаң, көлке генә килеп чыкмасмы? Нинди формалист, нинди канцелярист булдың, димәсләрме?.. Н.Фәттах |