КАНУНЧЫ и. 1) сир. Канун, закон белгече

2) күч. Кануннарны, җәмгыятьтә кабул ителгән кагыйдәләрне һ.б.ны яхшы белүче, аларга таянучы кеше; формалист. --- бик артык канунчы, формалист дип танылган рәис Биганов алдына үзен, үзенең гаепләнүчесен рәсми яктан һаман үгәйләтелгән итеп күрсәтергә бәһанә (сылтау) табылсын өчен, карт адвокат юри бу ике шаһит турында каты бәйләнде. Р.Гайфуллина. Җир йөзендә күпме акыллы кеше дингә өйрәтүче-канунчы тукыганга оятсыз рәвештә «ышана»! Җ.Ильясов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә