КАНУНЛЫ с. 1) Законлы, закон тыймаган; закон төсен алган, канунлашкан. Совет чоры котыра башлаган узган гасырның утызынчы елларыннан башлап күпме язылган андый канунлы калыптагы эчпошыргыч әсәрләр. М.Галиев 2) Билгеле бер кагыйдә кысаларында булган, кагыйдәгә туры килгән. Ләкин мондагы кисәкләр, ул сүзләр, ул төрләр кебек, кагыйдәле, канунлы түгелләр, ягъни болар теләсә нинди сыйфатларга билгеле бер кагыйдә буенча ясалып кушыла алмыйлар --- . Г.Алпаров |