КАНУНЛАШУ ф. сөйл. 1) Канун көчен алу; рәсмиләшү

2) Кагыйдәләшү, калыпка салыну. Шул рәвешле декабрьлар, частьлар, семьялар дип язу канунлаша. Казан утлары

3) Гадәткә керү, ныклап урнашу. Чөнки әдәбиятыбызда «икона – тәре» белән «крест – хач» мәгънәләрен бутау инде канунлашкан. Р.Батулла. Гомумән, Уралда туып үскән кешеләрнең канунлашкан бер гадәте бар: үзләре сайлаган юлдан барып, эшләрен басынкы рәвештә горурлык хисе белән башкара. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә