КАНУНИЯТ и. гар. кит. 1) Канунилык, законлылык. Хакимлек вертикален ныгыту, Русия эчендә кануният системасын тәртипкә салу, «олигархия» дигән төшенчәне китереп чыгарган күренешләргә чик кую – Владимир Путин Русия сәяси скульптурасын өр-яңадан шулай сынландыра башлады. Кызыл таң. Бүгенге демократик кануният бу мәсьәләне чишәргә мөмкинлек бирә. Безнең гәҗит 2) Закончалык. Бу кануният татарның чын милли әдибе булган Г.Исхакый өчен аеруча хас. Х.Миңнегулов 3) Законнар җыелмасы |