КАНУН и. гар. 1) дини Шәригать хөкемнәре. Моны татар әхлагына, ислам кануннарына таянып эшләп була. Р.Юныс. Күз алдымда юдырып, кәфенлек үлчәп, ахирәт күлмәге кидереп, ислам кануннары белән күммәгәч, күңелем суынмыйча калды... К.Кәримов. Аллаһы Тәгаләгә чын күңеле белән ышанган һәм аның кануннары буенча яшәүче дин әһелләре, бәхеткә, бар, һәм Рәсәйнең якты киләчәге шундый кешеләрнең күплегенә дә бәйле. Казан утлары

2) Хакимият тарафыннан кабул ителгән һәм югары юридик көчкә ия норматив акт; закон. Русия кануны нигезендә никахны теркәгәндә дә, аерылышканда да, кешеләргә милләтен күрсәтү мәҗбүри түгел. Л.Харрасова. 2010 елның 31 декабрендә Русия президенты Дмитрий Медведев төбәк башлыкларын президент дип атауны тыю турындагы канунны имзалады. Р.Бикмөхәммәтова. Кертемнәргә бәйле яңа кануннар Татарстан эшмәкәрләре җилкәсенә дә авыр йөк булып төшкән. Ватаным Татарстан

3) Җәмгыятьтә формалашкан кагыйдә, калыплашкан гореф-гадәт; традицион, мәҗбүри булып саналган норма. Әмма ләкин тормышның үз кануннары бар иде. А.Хәлим. Һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре, үз яшәеш кануннары. И.Иксанова. Таһир тиз сиземләде: бу гаилә патриархат кануннары белән яши. А.Хәсәнов

4) Теге яки бу өлкәнең үзенә хас кагыйдәләре, нормалары. Әгәр син, рәссам, бу кемсәнең сурәтен ясыйсың икән, бу канунны боза алмыйсың: җемелдәгән күзләр урынына ботак тишеге утыртасың. Н.Гыйматдинова. Дөрес, сәхнә кануннары кушканча, залга арт белән басу тыела. К.Кәримов. Бел, сатлыкҗаннарга гафу юк – караклар канунының иң мөһиме шул. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә